Туган телебез - ана телебез турында сөйләшүләр, туган телне белмәү проблемасы, татар теленең югала баруы киң җәмәгатьчелекне күптән борчый.
Ни кызганыч, “Әннә”, “әттә” сүзе белән теле ачылган сабыйларның үсә төшкәч “мама”, “папа” диюләренә инде күнегеп барабыз бугай. Балалар бакчаларына иртүк килгән татар балаларының русча исәнләшүләре дә гадәти хәл кебек. Татар теленең әнә шулай акрынлап югалуы җанны әрнетә. Гаепнең башын үзеннән эзләмичә тәрбиячеләргә, мәктәпләргә аударып калдырган ата-аналар гына бу хәлнең соңрак нинди аянычка китереп җиткерүен әле төшенми. Кечкенәдән телен “оныткан” бала олыгайган көнендә кемгә үпкәләр соң?
Күптән түгел Котлы Бөкәшнең “Дуслык” балалар бакчасына килдем. Ике катлы бина, андагы иркен, якты бүлмәләр... Уен бүлмәсенә керсәң без бәләкәй чакта төшкә дә кермәгән уенчыклар, төсле китаплар, каләм-кәгазьләр. Тәрбиячеләрнең барысы да махсус белемле, озак еллардан бирле эшләүче тәҗрибәлеләр. Бердәм, тату коллектив туплап нәниләргә уңайлы булсын дип бакча өчен җан атып йөрүче мөдир Фәридә Мөхәммәтҗанованың бу өлкәдәге хезмәт стажы да берничә дистәдән артып китә. Бергәләп балаларның, ата-аналарның татар теленә мөнәсәбәте турында сөйләшәбез.
–Бүгенге көндә бакчага 40 бала йөри. Котлы Бөкәштән тыш Каз. Чаллы, Иванай, Бирдебәк, Мам.Каз.Чаллы, Тәб. Чаллы авылларыннан да ата-аналар балаларын безгә китерәләр. Икетеллелек саклана. Хәзерлек группасына йөрүчеләргә рус һәм татар теле фәннәреннән шөгыльләр үткәрелә. Шулай да соңгы елларда балалар күбрәк русчага тартыла. Замана агымыдыр бу күрәсең, – ди бакча мөдире уфтанып.
–Хәзерге балалар барысын да белеп туа. Кәрәзле телефон функцияләрен безгә караганда да күбрәк беләләр, отып калалар. Телефонда утырып бер-берсе белән җанлы аралашулары да кими. Белмим инде, татар теленең югала баруына да шул сәбәпче түгелме икән, – дип сүзгә кушыла 25 еллык хезмәт стажы булган Венера Гарипова.
Төрле кешедә төрле фикер булса да борчылу бер – телебез онытыла. Кайбер балалар шигырьләрне өйрәнгәндә русчаны тизрәк үзләштерәләр, хәтта әниләре үзләре үк русчаны ансат өйрәнәләр дип, татарча шигырьне алыштыруны сорыйлар икән. Монысына инде ни дияргә дә белмәссең.
Фәрвәз Каюмова.
Дәвамын газета битләрендә укый аласыз.
Нет комментариев