”Доверие-Ышаныч” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге һәм Балык Бистәсе районы хезмәт белән тәэмин итү һәм мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре үзара берлектә мөмкинлекләре чикле булган балаларга янгын сүндерү хезмәте бүлеге, ипи пешерү ”Кама-Плюс” оешмасы һәм туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырдылар.
Танышу янгын сүндерү хезмәте бүлегеннән башланды. Аның хезмәткәрләре балаларны янгыннарның килеп чыгу сәбәпләре, аны сүндерүдә кулланыла торган техник җиһазлар белән таныштырдылар, бу очракта үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Алар шулай ук янгын сүндерү машинасының төзелеше, андагы җиһазларның кайчан, нинди очракта кулланганнарын аңлаттылар. Балалар махсус өс киемнәрен киеп карадылар, диспетчер хезмәте белән таныштылар, экстрен телефон номерларын искә төшерделәр.
ПЧ-128 янгынга каршы көрәш федераль хезмәте башлыгы Альмир Шәфигуллин районда бу хезмәтнең оешу тарихы һәм хезмәткәрләрнең мөһим эшчәнлеге турында сөйләде, балаларны якынлашып килүче яңа ел белән котлады, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Экскурсиядән соң балалар әле озак итеп үзләренең уй-кичерешләре белән уртаклаштылар, шырпы һәм башка янгын килеп чыгуга сәбәпче була ала торган матдәләр белән уйнарга ярамаганлыгын, 01 телефонын хәтерләрендә калдырганнар.
Танышуның икенче өлеше ипи пешерү комбинатында узды. Балаларны мөдир Нурания Мингарипова каршы алып экскурсия үткәрде. Ипи, ак күмәчләрнең берничә төре һәм башка тәм-томнарның ничек әзерләнүен үз күзләре белән күрделәр алар.
Экскурсия маршрутының соңгы өлеше туган якны өйрәнү музеенда булды. Музей директоры Г. Гарипова балаларны каршы алып аларга туган якның тарихын чагылдырган борынгы фотосурәтләр һәм язмалардан торган экспонатлар белән танышырга булышты. Биредә безнең җирлеккә хас булган балык тоту, ювелир әйберләр эшләү, челтәрләп бәйләү буенча да күргәзмә әсбаплар урын алган.
Музейда күп урынны Бөек Ватан сугышына багышланган экспонатлар алып тора. Балаларга безнең районнан чыккан тугыз Советлар Союзы Геройлары турында язмалар күрсәттеләр. Шулай ук әдәбиятта, сәнгатьтә, фәндә, спортта үз эзләрен калдырган шәхесләребез белән дә таныштырдылар. Үз эшенең остасы булган экскурсияне үткәрүче Людмила Ахунова белән аралашканда балалар күп мәгълүматлар алдылар. Экскурсия азагында Кыш бабай килеп үзенең бүләкләрен тапшырды. Балалар әлеге чарадан канәгать алып үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр.
Әнисә Минвәлиева,
социаль педагог.
фото33travel.ru
Нет комментариев