Кыш бабай резиденциясе туган көненә бөтен Кыш бабайлар җыелды
Татарстанга дөньяның тылсым ияләре җыелды – татар Кыш бабае, резиденциясенең 10 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, үз йортына кунаклар җыйды.
Бөек Устюгтан Кар кызы белән Кыш бабай, Санта-Клаус, Костромадан – Кар кызы, Удмуртиядән – Тол бабай, Вяткадан – Кикимора... Татарстанга җыелган әкият геройларын барысын бергә ул көнне якыннан күрү насыйп булды.
– Көтеп алган көнем, тылсымлы көн. Дусларым белән ел буе элемтәдә торабыз, кунакка йөрешәбез, – диде бу уңайдан Кыш бабай.
Кыш Бабай һәм аның кунаклары шәһәр урамы буйлап та йөрде, Арча районында Яңа Кырлайда бәйрәм чарасында да катнашты.
Сүз уңаеннан, Кыш бабай якын арада күп-күп «кар яудырырга» да ышандырды.
Анна Арахамия фотосы һәм видеосы
ТЕГИ: Кыш бабай
фото yandex.kz
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа