Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кыш бабай белән Кар кызы бүләккә китап өләште

8 гыйнвардан 11 нче  гыйнварга кадәр Яңа Арыш авыл китапханәсендә «Сез әле укыйсызмы? Шул вакытта без сезгә барабыз!" дип исемләнгән чара оештырылды.

 Ул көннәрдә Кыш бабай белән Кар кызы авыл урамнарына чыктылар. Вакытлы басмалар һәм төрле тематикага язылган китаплар тәкъдим иттеләр.

 Йортларга кереп, хуҗаларны әлеге чара белән таныштырып, китаплар бирде алар. Китапларны укып бетергәч китапханәгә тапшырасын да искәртеп үттеләр.  “Чарага йомгак ясап, күпчелек кешеләрнең укырга яратуларын ышанып әйтергә була. Халыкны бигрәк тә матур әдәбият әсәрләре кызыксындыра. Нәбирә Гыйматдинова, Галимҗан Гыйльманов,Факил Сафин, Равилә Шәйдуллина, Гүзәл Галләмова һ. б. авторларның әсәрләрен яратып укыйлар. Китап һәр кешегә хезмәттә булышырга ярдәм итә, кешене танып белергә өйрәтә.

Укучыларыбызга исә, китап укуның көндәлек гадәткә һәм хәтта ихтыяҗга әйләнүен теләп калам”, - диде Яңа Арыш авылы китапханәчесе Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса