Кыш бабай поезды алтынчы тапкыр Россия буенча сәяхәткә чыг
Җәмгыять

Кыш бабай поезды алтынчы тапкыр Россия буенча сәяхәткә чыг

63 көн эчендә бәйрәм составы 24 мең чакрым юл үтәчәк һәм 65 шәһәрдә булачак, «Татар-Информ» хәбәр итә.

Бу хакта Россия тимер юллары сайтында хәбәр ителә. Казанга поезд 14 декабрьдә киләчәк. Маршрутның башка тукталышлары арасында – Новосибирск (27 ноябрь), Екатеринбург (4 декабрь), Түбән Новгород (26 декабрь), Мәскәү (2027 елның 2 һәм 3 гыйнварында) һәм Санкт-Петербург (6 һәм 7 гыйнварда). Кыш бабай поезды сәяхәте 9 гыйнварда Бөек Устюгта тәмамлана.

Поезд туктаган шәһәр вокзалларында артистлар катнашында балалар анимацион программалары әзерләнәчәк. Эре шәһәрләрдә шулай ук Кыш бабайның күчмә резиденциясенә яки курчак театрына да барырга мөмкин булачак. Бәйрәм поезды составында Кыш бабай белән очрашу өчен салон-кабул итү бүлмәсе, әкияти авыл, уеннар һәм квестлар белән кар патшабикәсе вагоны, курчак театры, сувенир кибете, ресторан һәм буфет каралган.

  • Кыш бабай поезды беренче тапкыр 2021 елның 5 декабрендә сәяхәткә чыга. Биш ел эчендә ул 372 шәһәрдә булган, 128 мең км юл үткән һәм 298 көн юлда булган.

 


Нет комментариев