Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кырмыска оясы (муравейник) рецепты

Кирәк булачак:

200 г каймак (20%лы);

200 г ак май;
ярты стакан шикәр комы;
400-500 г он;
2 чәй кашыгы көпшәкләндергеч (разрыхлитель). крем өчен кирәк була:
1 банка куертылган сөт (вареная сгущенка);
200 г ак май.

Башта каймак, эретелгән ак май, шикәр комын кушабыз. Аннан он белән көпшәкләндергеч кушып камырны басабыз. Камырны 12 сәгатькә туңдыргычка ял итәргә озатабыз. Иттарткыч аша чыгарабыз. Алдан җылытылган 180 градуслы газ мичендә, кызарганчы пешерергә. Куертылган сөт белән өй температурасында йомшарган ак майны бер массага китерергә. Аннан вакланган камырны крем белән бутыйсыз да, тәлинкәгә өясез һәм өстенә мәк сибәсез.

Тәмле булсын.

Автор: Э. Нигъмәтҗанова.

http://www.sahne.ru/kheberler/13351.html

yandex.by

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса