Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Котлы Бөкәш мәктәбендә “Уңыш бәйрәме” узды

Атна дәвамы мәктәбебездә “Уңыш бәйрәме” нә багышланды. Урта звено укучылары белән тәнәфесләрдә ярминкә оештырдык.

  Һәр сыйныф та матур итеп табын бизәде. Ярминкәдә ниләр генә булмады. Бәрәңге пәрәмәче, кабак бөккәне, хачапури, кош теле, банкалы әйберләр дисеңме -  барысы да өстәл түрендә иде. Бәяләре дә кыйммәт түгел. Бәйрәм хөрмәтенә ташламалар да ясалды. Дәресләрдән соң актлар залында концерт булды. Монда да һәр сыйныф та күңелле чыгыш ясады.

Икенче көнне  югары сыйныф укучылары арасында “Көзге бал” кичәсе үткәрелде. Сыйныфларга  80, 90 нчы еллардагы модаларны тәкъдим итәргә дигән бирем бирелгән иде. Укучыларның музыкаль номерлары тамашачыларны таң калдырды. Биредә бары тик ретро җырлар, биюләр генә башкарылды. Ә менә 10 нчы сыйныфтан Айзилә Гыймадиева, Алинә Бәдретдинова, Рәзил Хәсәншин, Илсаф Низамовның  парлы твист биюләрен алкошларга күмделәр.

      Башлангыч сыйныф укучылары катнашында “Уңыш бәйрәме” нә багышланган “Джунгли чакыра” бәйгесе дә күңелле узды. Биредә һәр сыфныфтан да икешәр укучы алынды һәм ике командага бүленде. Балаларга бигрәк тә команда белән ташбака, көнгерә булып, туп, боҗра белән йөгерү, хоккей таягы белән шарны алып бару кебек уеннар ошады. Җюри уеннарны да бик төгәл бәяләде һәм ахырда “Дуслык” җиңде. Һәвакытта да шулай дус булып яшәп “Дуслык” җиңсә иде. Соңыннан балалар “Уңыш бәйрәме” күчтәнәчләре белән сыйланды.

 

Илинә Бәдретдинова, Зөһрә Зиннәтуллина,

Котлы Бөкәш мәктәбенең “Лидерлык нигезләре” түгәрәгенә йөрүче укучылар.

infourok.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса