Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Котлы Бөкәш авылында «Капка төбендә кич утыру» бәйрәме үткәрделәр

Шушы көннәрдә Котлы Бөкәш авылында «Капка төбендә кич утыру» бәйрәме үткәрделәр.

 Чыннан да бу бик күңелле һәм барлык уеннарны искә алып, өлкәннәребез яшь вакытларына кайткан кебек булдылар. Капка төбе дигәч тә, кемнәр капка төбе булды бу дисезме? Әйе, бу авылыбызда төрле буын кешеләре (олы кешеләр, урта буын, балалар)  белән уртак тел таба белүче, хөрмәткә лаеклы кешеләр Гәбделнәгыйм абый белән Асия апа Бариевлар капка төбендә. Мәдәният хезмәткәрләре һәм  җыелган  авыл халкы белән бәйрәм ихлас үтте, һәрбер килгән кеше уеннарда катнашып бүләкләр алып куандылар.
Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Ә менә уеннар бара торган  капка төбенә уфалла  арбасы тартып килүче Фирая һәм Сөембикә апаларны күргәч җыелган халык дәррәү кул чапты. Уенны алып баручы Юлия Вәлиева  “Уфалла арбасы” җырын шигырь  юллары аша, арбаны тартып килеп җиткәнче күңелләргә үтеп керерлек итеп сөйләде. Әлбәттә бәйрәм үзе генә оешмый, матди ярдәм  күрсәткән  Илгизәр Бариев, Ринат Мөхәрләмов, Рамил Сәфәргалиев, Илшат Шәйдуллин, Фәрит Сибгатуллин, Гәбделнәгыйм, Раил Бариевлар, Равил Сәхапов, Әлфия Гарифуллина апаларга, бәйрәмдә катнашкан халык исеменнән зур  рәхмәтебезне җиткерәбез, киләчәктә дә әби -бабалардан  килгән гореф-гадәтләрне җыр-моң, кичке уеннар җуелмыйча яшь буенга да тапшырылыр, тырыш-уңган халкыбыз бәйрәмнәрне күңелле чын милли итеп уздырыр дигән өметтә калабыз.

Диләрә Сәхапова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса