Безнең “Дуслык” балалар бакчасы Котлы Бөкәш авылы үзәгендә урнашкан. Бакча яныннан олы юл уза. Шуңа күрә балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүгә кечкенәдән зур әһәмият бирәбез.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү күнекмәләрен тиз генә формалаштырып булмый. Бу катлаулы һәм зур түземлек сорый торган эш. Өйдә, урамда йөргәндә, шөгыль вакытларында һәм башка чаралар ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен бала күңеленә әкренләп-әкренләп сеңдерә барырга кирәк. Шул чакта гына юл билгеләре ышанычлы ярдәмчеләребез, ә эшебез нәтиҗәле була.
Төркемебездәге юл йөрү зонасын нәшер ителгән, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фонды һәм балалар бакчалары идарәсе, Эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге белән берлектә расланган методик ярдәмлеккә таянып, кирәкле атрибутларны яшь үзенчәлекләренә туры китереп, транспорт төрләре, машиналар, юл билгеләре, макетлар, уеннар белән җиһазлап, уен почмаклары ясалды.
Балалар белән эшләү өчен нәфис сүзләр, әдәби әсәрләр картотекалар төзелде.
Моның өчен һәр шөгыльгә җентекләп әзерләнергә, шөгыль вакытында күрсәтмә материалдан киң файдаланырга кирәк. Федераль дәүләт белем стандартлары нигезенә таянып (ФГОС) балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү балаларның яшь үзенчәлекләренә карап оештырылды. Балалар бакчасы яныннан үтүче юл буенча экскурсияләр үткәрелде. Балалар юл транспорты, җәяүлеләр хәрәкәтен күзәтте. Тәрбиячеләр балалар белән проекторда, ноутбукта төрле иллюстрацияләр карап, юлларның рәсемен ясап, ябыштырып (аппликация) балаларны юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүдә кирәк булган сүзләр белән таныштыруда (җәяүле, транспорт, тротуар) кулланылды. Юлда барганда алга, артка, уңга, сулга карарга өйрәнелде.
Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча төрле уеннар оештырганда, тәрбияче белән бала арасындагы мөнәсәбәт бик мөһим. Бала тәрбиячедәге эмоцияне, сөйләмне аңларга тиеш. Белемнәрне ныгыту, системалаштыру максатыннан төрле дидактик уеннар уздырылды. Мәсәлән, “Кошлар һәм машиналар”, “Төсле машиналар”, “Үз төсеңне тап” дигән уеннар үткәрелә. Тәрбиячеләр балалар әти-әниләр белән берлектә тыгыз элемтәдә эшли. Әти-әниләр белән берлектә түбәндәге темалар буенча сөйләшүләр ата-аналар җыелышлары үткәрелде: “Юлда куркыныч очраклар”, “Юл йөрү кагыйдәләрен рәсемдә ясау”, “Велосипедта йөрү кагыйдәләре”, “Йөк һәм җиңел машиналар”, “Юлда йөрсәң уяу бул!” һәм башкалар. Балалар тормышын бәйрәм чараларыннан башка күзаллап булмый. Еллык план нигезендә ел буена төрле кичәләр үткәрелде. Ата-аналар белән эшләүне без сентябрь аенда ук ЮХИДИ инспекторлары белән очрашудан башлыйбыз.
Бакчабызның ата-аналары баланың тормышын саклауда юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүнең мөһим эш икәнен аңлап эшебездә ярдәм кулы сузалар. «Юл йөрү кагыйдәләре ни өчен кирәк?», «Балаларның тормышын саклыйк», «Юлларда тәртип булдыру хәвефсезлек нигезе» дигән темаларга чыгышлар, әңгәмәләр даими уздырылып килде. Бергәлектә башкарган хезмәт нәтиҗәсе дә күз алдында. Безнең бакча балалары тарафыннан юл кагыйдәләрен бозып травма алулар булмады. Балалар юлда һәм урамда яхшы ориентлашалар, юлны аркылы чыкканда каушамыйлар. Мәктәпкә алар юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча яхшы әзерлек белән киләләр.
Өч ел районыбызның балалар бакчаларын Казан шәһәре территориаль идарәсенең «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» вәкиле Татьяна Егорова җитәкчелек итә. Тәрбиячеләребез Лилия Шаһиева, Нурзидә Сәлимова, Зөлфирә Кәримова район һәм республикакүләм бәйгеләрдә катнашып Диплом һәм Мактау кәгазе белән бүләкләнделәр. Район методик берләшмәсенең еллык планы нигезендә 2019-2020 уку елында “Дуслык” балалар бакчасында Татьяна Егорова җитәкчелегендә тәрбиячеләр һәм мөдирләр өчен муниципаль район күләмендә “Юлда үз балаңа үрнәк бул” семинары булып узды.
Бу юнәлештәге барлык хезмәтебез дә балаларыбызның тыныч күңел белән, бернинди фаҗигаләрсез балалар бакчасына, мәктәпкә йөрүләре, юл хәвеф-хәтәрләренә юлыкмаулары өчен эшләнә.
Фәридә Мөхәммәтҗанова,
“Дуслык” балалар
бакчасы мөдире.
Нет комментариев