Әллә нинди заманда яшибез – көн туса хәвеф-хәтәр ишетелә. Кешелек дөньясын чолгап алган коронавирустан ничек сакланырга белми йөргән бер вакытта кош гриппы баш калкытты.
Республикабызның Буа, Чүпрәле, Мөслим, Яшел Үзән районнарында таралган әлеге авыру безгә килеп җитмәсен өчен нинди чаралар күрелә, аннан ничек сакланырга соң? Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Эльмира Алексееваның мәгълүматы һәркемгә файдалы булыр дип уйлыйбыз.
–Кош гриппы – хуҗалыкларга икътисадый яктан зур зыян сала торган авыру. Аның нәтиҗәсендә торак пунктлар карантинга ябыла, кош-кортлар юк ителә. Кош гриппын таратмау максатыннан алдан ук саклану чаралары күрү мөһим. Урамнарга корт-кортларны чыгармаска, су кошларын сулыкларда йөртмәскә киңәш ителә. Авыл халкына тавык, каз-үрдәкләрне сатып алганда аеруча сак булырга кирәк. Алган очракта да аларның кайдан килгәнлеген белергә, тиешле документларны сорау мәҗбүри. Хәзергесе вакытта сатып алудан тыелып тору икеләтә яхшы булыр.
–Эльмира Ринатовна, бүгенге көндә районыбыз җирлегендә кош-корт асраучы фермерлар күпме?
–Балык Бистәсе муниципаль районында бүгенге көндә кош-корт асрау белән шөгыльләнүче ике крестьян-фермер хуҗалыгы исәпләнә. Аның берсе – Олы Елгада “Мингалиев И.” хуҗалыгында 500 баш күркә булса, икенчесе – Кече Укмастан “Хакимов Г.” хуҗалыгында йомырка салучы 4000 тавык асрала. Гомумән алганда, районыбыз шәхси хуҗалыкларында 40643 кош исәпләнә. Район ветеринария оешмасы хезмәткәрләре һәр йортта булып аның хуҗалары белән аңлату эшләре алып бардылар, искәрмәләр (памятка) өләштеләр. Анда авырудан саклану чаралары тәфсилләп язылган.
–Кош гриппының кешегә күчү ихтималы бармы?
–Ул яктан әлеге авыру куркыныч саналмый. Әмма кайбер төрләре үзгәрешләр кичереп кеше организмына да зыян салырга мөмкин. Сакланганны Ходай саклармын дигән. Әлеге афәтнең таралуына бердәм булсак кына юл куймабыз. Югарыда әйтелгән таләпләрне төгәл үтәргә кирәклеген онытмыйк.
Язманы Ф.Закирова язып алды.
Нет комментариев