Корноухово гомуми белем бирү мәктәбендә  халык гореф- гадәтләрен яңарттылар
Җәмгыять

Корноухово гомуми белем бирү мәктәбендә халык гореф- гадәтләрен яңарттылар

Корноухово гомуми белем бирү мәктәбендә Раштуа йолдызы яктылыгында "Святки" фольклор бәйрәме узды. Аның тарихы ике мең елдан артык.

"Святки" - борыңгы Русьнең төп бәйрәме. Ул Раштуа киченнән башлап ике атна, ягъни Крещение бәйрәменә (19 гыйнвар) чаклы дәвам итә.

Чара 7 нче сыйныф укучыларының В. Жуковскийның "Светлана" әсәренә нигезләнгән шәм янында күрәзәчелек итү белән башланып китте. "Барыня" биюен 6 нчы сыйныфлар башкарды. Бәйрәм рус халык костюмнарына киенгән 9 нчы сыйныф укучылары Валерия Давыдова, Лилия Сәмигуллина, Регина Галәветдинова, Айгөл Җиһаншина башкаруында дәвам итте.Бу бәйрәмдә яшьләр өстенлек итеп музыкага, җырга, биюләргә, уеннарга бай булган.

Чараны рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лариса Миндагалиева оештырды.

Лариса Миндагалиева.


Нет комментариев