(Казан, 3 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бөтендөнья татар конгрессының VI cъездында катнашучылар адресына төрле җирләрдән бик күп телеграммалар килгән. Аларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин санап үтте. Алар Белоруссия, Казахстан, Башкортстан республикаларыннан, Чиләбе, Әстерхан, Свердловск һәм башка шәһәрләрдән юлланган. Сәламләү хатлары арасында Россия Федерациясенең тышкы эшләр министры Сергей Лавровныкы да бар.
Телеграмманы чит илдәге ватандашлар белән эш буенча департамент директоры Олег Мальгинов җиткерде. Башта үз исеменнән ул бу вакыйганың Татарстан, Россия Федерациясе өчен дә зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. "Быел Бөтендөнья татар конгрессына 25 ел тула. Сез моның белән горурлана аласыз. Чирек гасыр дәвамында нәтиҗәле эшегез этномәдәни үзенчәлекне, милләтара һәм конфессияара татулыкны саклап калуга ярдәм итә. Күпмилләтле рус дөньясына төрле яклап ярдәм итү - Тышкы эшләр министрлыгының өстенлекләренең берсе. Россия халыклары традицияләрен популярлаштыру буенча төрле чаралар үткәрелеп килә. Татар милли бәйрәме Сабан туе - шулар исәбендә. Европа татарлары альянсы яхшы эшли. Конгресс Россиянең күп миллионлы татар халкының потенциалын ачуга, ватандашларның тарихи ватан белән киңкырлы элемтәләрен ныгытуга зур өлеш кертәчәгенә ышанам", - диелгән телеграммада.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Тышкы эшләр министрлыгының һәрвакыт безнең ниятләрне, омтылышларны хуплавын билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов та Тышкы эшләр министрлыгына республика иницативаларын хуплаган өчен рәхмәт белдерде.
Нет комментариев