Бу көннәрдә җәмгыять комсомолның 100 еллык юбилеен тантаналы шартларда билгеләп үтә. Шул исәптән бүген кичен район мәдәният йортында әлеге датага багышланган тантаналы чара узачак. Тарихка күз салсак, комсомоллар кылган изге эшләрне, матур башлангычларны, кылынган уңай гамәлләрне санап бетерлек түгел. Яшьлек энтузиазмы белән сугарылган сәясәт әле дә бик якты хатирәләрдә яңара. “Без комсомол чакларда” дигән хәтер артында күпме колачлы эшләр күз алдына килә. Ул елларның кайбер истәлекләре белән уртаклашу максатыннан без шул елларда яшьләрнең әйдаманнары булган балыкбистәлеләрнең берничәсе белән әңгәмә корып, алар белән үткәннәргә кайттык.
Илсур Кәтиев (1978-1983 елларда район комсомол комитетының беренче секретаре):
-Бу көннәрдә күңелләрдә яшьлек хисләре ташкыны. Ике көн элек кенә Казанда узган дәрәҗәле республикакүләм форумга чакырып хөрмәтләделәр. Ни әйтсәң дә, 100 еллык тарихы булган комсомолда безнең дә матур эзләр бар бит. “Кызыл яулыклыларны”, механизатор кызларны безнең буын яхшы хәтерлидер дип уйлыйм. Район комсомол комитеты башлангычында 7 көпчәкле трактор алып кайтуга ирештек ул вакытта. Руль артына кызлар утырдылар. Эшләре белән бик макталдылар алар. Бирдебәктә, Юлсубинода хуҗалык фермаларында яшьләр коллективлары барлыкка килде. «КамАЗ», «Түбән Кама нефтехим», «Оргсинтез» удар төзелешләренә йөзләгән комсомолларга юллама бирдек. Яшьләргә хезмәт тәрбиясе бирү игътибар үзәгенә алынды. Һәрбер мәктәптә куянчылык белән шөгыльләнә башладылар. Укучылар фермаларга шефлык оештырдылар. Яшь малларга өй шартларында яшел уҗым үстерү безнең вакытка туры килде. Аннан комсомолга лаеклы алмаш әзерләү максатыннан октябрят, пионерларга шефлык иттек. Ни кызганыч, безнең чордагы кебек масштаблы тәрбия бирү юк инде.Тәрбиясе дә көчле,үтемле булды, шул нигездә, яшьләре дә тәрбияле иделәр. Бик еш сагынып искә алам ул елларны һәм куйган хезмәтем өчен горурлык хисләре кичерәм.
Вәкил Хаҗиев (1983-1986 елларда район комсомол комитетының беренче секретаре):
-Минем шуны ассызыклап үтәсем килә, ул елларда яшьләр ячейкасына бик лаеклылар гына эләгә алды. Җиде иләк аша үтеп кенә комсомол булырга мөмкин иде. Ә яшьләр комсомоллар сафына басарга ашкынып тордылар. Комсомол булмау ул үзе бер хурлык сыман тоелды. Мин әле дә бюрода күз яшьләрендә ялварып комсомолга керергә теләүчеләрне искә алам. Безнең чор комсомол-яшьләр фермалары, комсомол- яшьләр экипажларының чәчәк аткан вакытына туры килде. Ай саен күчмә вымпеллар тапшырып йөрүләр үзе бер олы бәйрәмгә әверелә иде. Без һәрдаим яшьләр янәшәсендә булдык, аралашып яшәдек. Лаеклыларны зурлау да булды. Алдынгы яшьләребезгә чит илләргә, ял йортларына бушлай путевкалар күпләп бирелде. Һәрхәлдә комсомол безнең тормышта лаеклы урынын тотты.
Илдар Әхмәтгалиев (1975-1978 елларда “Гигант” колхозының комсомол оешмасы секретаре):
-Безнең оешмада 200 гә якын комсомол исәптә тора иде. Мин эшләгән вакыт комсомол билетлары алышынган чорга туры килде. Аның мәшәкатьләрен бу эш белән шөгыльләнгән кеше генә беләдер. Фотога төшерү өчен район үзәгенә алып килдек һәрбер комсомолны. Иң истә калганы - ул елларны яшьләр спортка күпләп тартылды. Шашка, шахмат, чаңгы, волейбол ярышлары һәрдаим оештырылып торды. Ул елларда колхоз рәисе Сөләйман абый Хәмәдияров нык ярдәм итә иде. Бик күп спорт инвентарьлары алып бирде ул безгә. Хуҗалык алдынгыларын бергәләп зурлап хөрмәтли идек. Мин комсомолны бары тик яхшы яктан гына искә алам. Яшьләр дөрес тәрбияне шунда алдылар, гаделлеккә йөз тотып яшәделәр, тырыш хезмәт күрсәттеләр. Аларда илгә, җәмгыятькә, янәшәдәгеләргә карата хөрмәт көчле булды, патриотик хис барысыннан өстенрәк торды.
Рөстәм Мөхәммәтшин (1986-1989 елларда район комсомол комитетының беренче секретаре):
-Мин комсомол карьерасын мәктәп елларында ук башладым дисәм дөресрәк булыр. Алдан мәктәпнең комсомол оешмасын җитәкләдем, аннан “Победа” колхозында комсомол оешмасы секретаре вазыйфасын башкардым. Дүрт ел район комсомол комитетында инструктор, бүлек мөдире булдым. Бер чорны гаилә белән комсомолда эшләдек әле. Беренче секретарь булып эшләгән елларымда иң истә калганы “Класс белән фермаларга, кырларга!” башлангычы булды. Корноухово, Олы Солтан, Балыклы Чүкәй, Яңа Арыш мәктәбе чыгарылыш класс укучылары әлеге башлангычка бердәм кушылдылар. Иң кыйммәте, аларның күбесе тормышта лаеклы урын таптылар. Тагын бер мактауга лаеклы адым - “Әфганчылар Советы” төзедек. Яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә аның роле бәһасез зур булды.
Боларга өстәп ни әйтәсең тагын, ул буын яшьләрендәге патриотизм, илпәрвәрлек, вөҗданлылыкка бүген “ак көнләшү” белән генә карап буладыр. Үзем дә мәктәпнең комсомол оешмасы секретаре булып эшләгән елларымны күз алдыннан кичереп чордашларымның кылган гамәлләрен барлап утырам. Күмәк өмәләр (көл, макулатура, тимер җыюлар), ялгыз карт-карчыкларга шефлык итүләр,”комсомол прожекторы” чыгарулар, бюрога чакырып “тәртипсезләрне” тәрбияләүләр, тагын әллә ни чаклы эшләр майтарганбыз.Кылганнарыбыз барысы юнь кыйблага төбәлгән булган бит. Ничә еллар узып та кайта-кайта ул чор тәрбиясен мактар идекме икән?!
Вазыйх Фатыйхов.
Нет комментариев