Көннәр җылыначак, дип фаразлый синоптиклар
6 октябрьдә Татарстанда температура чагыштырмача түбән тора.
Синоптиклар мәгълүматлары буенча, иртәгә һава шартлары үзгәрәчәк. 7 һәм 8 октябрьдә Татарстанга җылы атмосфера фронты киләчәк, урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин.
Көньяк һава агымы җылы алып киләчәк, төнлә температура +3…+8 градус, ә көндез +13…+18 градус булачак.
9 һәм 10 октябрьдә җылы антициклон йогынтысы сакланачак.
Төнлә һава температурасы +4…+9 градус, ә көндез +14…+19 градус булачак, дип фаразлый метеорологлар.
Тулырак: http://zainsk-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/knnr-ylynachak-dip-farazlyy-sinoptiklar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа