Киңәшмәдә  балыкбистәлеләр дә катнаштылар
Җәмгыять

Киңәшмәдә балыкбистәлеләр дә катнаштылар

 Шушы көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан Республикасындагы җирле оешма җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды.

  Ул Мәдәният министрлыгының утырышлар залында үтте. Җыелышта безнең районнан да Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы җитәкчесе Вазыйх Фатыйхов, шул оешма каршында эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рәхимә Рәшитова һәм татар яшьләре эшчәнлеге өчен җаваплы вәкил Гөлназ Зарипова катнашты.

   Киңәшмәдә узган өч айда башкарылган эшләрне барладылар, киләсенә бурычлар билгеләделәр.


Нет комментариев