“Киемемне бушлай бирәм” акциясе киң тарала
Без бу башлангычны яклаган, аны тормышка ашырырга булышкан һәммә кешегә рәхмәтлебез. Мөрәҗәгать итүчеләр бу төр хезмәттән канәгәть калып алга таба да безнең белән булырлар дип ышанабыз.
2020 нче елның февраль аенда Балык Бистәсендә Карагановлар һәм Мыльниковлар гаиләләре кулланышта булган кием-салым һәм аяк киемнәрен җыюны оештырган иде. Ике атнада 100 дән артык кеше бу чарага кушылып әйберләренә “икенче тормыш” бирделәр, 120гә якын кеше аларның хуҗалары булды.
Шәхси эшмәкәр Фәнис Сибгатуллин ярдәме белән безнең башлангычыбыз “тамыр җәйде”, даими рәвештә эшләү өчен биналы булды.
Шушы көннәрдә әйберләр җыю пунктын рәсми рәвештә ачу тантанасы булып узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Вафина һәм район халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рафаэль Исмәгыйлев әлеге башлангычның әһәмиятле булуын әйттеләр.
(Тулысынча газетадан укый аласыз)
Олеся Караганова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа