Кичә иртәнге сәгатьләрдә аларның 18 яшьлек кызлары Глория юл һәләкате фаҗигасенә эләгеп вафат булды.
Мәгьлумат чыганакларыннан билгеле булганча, аның юлдашы, машина йөртүче йокыга киткән һәм машина кюветка килеп төшкән. Янәшәдәге пассажир урында ук үлә. Хәл Алексеевск районы җирлегендә, Кама кичүе тирәсендә була. Агьлиевларның олы кайгыларын уртаклашабыз. Соңгы елларда районыбыздагы яшьләр үлеме белән бәйле юл хәрәкәте фаҗигаләренең ешаюы, кызганыч, билгеле.
Нет комментариев