Хәния Фәрхинең кечкенә кызы Алсу: «Әни мине юрган белән япты да, озак вакыт миңа карап утырды...»
30 май көнне татар эстрадасының примадоннасы - Хәния Фәрхи туган көне иде. Аңа 59 яшь булыр иде...
Инстаграм челтәре җырчының фотолары, клиплары белән тулы. Барысы да зур хөрмәт белән җырчыны искә алалар.
Кызы Алсу да йөрәк әрнеткеч пост язган:
"Әлеге фото 3 ел элек төшелгән. Ирем Руслан укуы буенча башка шәһәргә китте дә, әни 10 көнгә миңа кунакка килде. Гел бергә булдык: кибетләрдә йөрдек, тәмле ризыклар пешердек, серләштек... Хәтерлим, диванга яттым да, йоклаган кыяфәт ясадым. Әни мине юрган белән япты да, бик озак миңа карап утырды. Аның кул җылысын әле дә хәтерлим. Ул вакытта минем күңел дә җылы һәм тыныч иде.
Туган көнең белән, әнием! Сагынам, юксынам!"
Алсу быел җәй үзе дә әни булачак. Ире Руслан белән бәби көтәләр. Алар Уфада яшәгән булсалар, узган елны Казанга күченделәр. Алсуның яраткан шөгыле һәм бизнесы - матурлык өлкәсендә. Прическалар, макияж ясый. Ул бу өлкәдә тәҗрибәле белгеч, чөнки укыту эшләре белән дә шөгыльләнә.
Алсу Инстаграмында әнисе турында еш яза, фотоларын куя. Ул язганнардан берничә постны тәкъдим итәбез.
"Үлеменә ике сәгать кала сөйләштек. “Мин сине яратам һәм сагынам! 3 август көнне синең янга кунакка киләм”, - диде. Һәм килмәде..."
"Әнинең муенсасын киеп йөрим. Үзе дә бик яратып киде аны, хәтта үлгәндә дә ул аның муенында иде. Фотографиясе һәрчак үзем белән. Мендәрен дә үземә алдым".
"Күптән түгел сәер хәлгә тарыдым. Кич. Йоклар алдыннан, гадәттәгечә, шкафтан мендәрләрне алдым, урын җәйдем.
Йоклап китә алмыйм. Мендәрне әйләндереп, уңайлырак итеп ятырга булдым. Һәм шулчак мендәрдән әнинең исе килде. Дөресерәге, аның хушбуеның исе.
DKNY духие, әни аны «яшел алма» дип йөртә иде. Элек ул безгә кунакка килеп киткәч шул ис кала иде. Ə бит соңгы тапкыр килгәненә күпме вакыт үтте, аннары, мендәр тышлары да бер генә кат юылмады. Юк, мине акылдан шашкан димәгез! Уйга чумдым: бәлки ул минем янга әле дә куна киләдер?!..
Синсез - ярты ел... Беләм, иртәгә төшемә керәчәксең, чөнки алты ай буе айның нәкъ шушы көнендә яныма килеп юатасың. «Яшәргә кирәк, балам»..."
"Беренче тапкыр үземнең туган көнемне уздырмыйм. Белмим нигә… Теләк бөтенләй дә юк. Бәйрәм кәефе дә юк. Якыннарыма, әтием, Алия апа, Руслан, иремнең әти-әниләренә рәхмәт әйтәсем килә. Әни, беләм, син дә һәрвакыт минем белән. Минем йөрәгемдә. Төшемдә дә: “Кызым, мин һәрвакыт синең артыңда булырмын”, дидең бит. Бүген әле әти белән әнинең өйләнешкән көннәре дә. 1994 елның 24 декабрендә алар язылышканнар. Нәкъ бер елдан соң 24 декабрь көнне мин туганмын. Иртән торуга, һәрвакыт ак розалардан торган ике букет көтә иде. Берсе – миңа, берсе — әнигә. Әти безне шулай бәйрәмебез белән котлый һәм бу бер традициягә әйләнгән иде. Иде".
фото ,чыганак http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/khniya-frkhine-kechken-kyzy-alsu-ni-mine-yurgan-beln-yapty-da-ozak-vakyt-mia-karap-utyrdy
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа