Халкым аларны онытмый
Үткән шимбә көнне район үзәгендә күп кунаклар катнашында үткән олы бәйрәм тантанасы күпләрне гаҗәпләндерде.
Чыннан да бу вакыйга районыбыздан үзләренең гражданлык бурычларын төрле елларда илебезнең чик буйларында үтәп кайтучылар хөрмәтенә һәйкәл ачу уңаеннан оештырылган иде. Күп еллардан бирле районыбыз үзәгендә яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшләп килүче Илдус Моталлапов җитәкчелегендәге Әфганчылар советы әлеге чарада да башлап йөрүчеләрнең берсе булды. Районыбызның иҗтимагый тормышында елның-елында актив катнашып килүче әфганчыларның район советы киләчәктә дә үз үрнәкләрендә чик буе, диңгез флоты, десантчылар һәм башка гаскәрләрдә хезмәт итүчеләрне ныграк җәлеп итәрләр дип өметләнәбез.
Шунысы куанычлы, районыбыз җитәкчелеге илебез иминлеге сагында уяу торган ир-егетләребезне онытмый, яшьләребез арасында киң күләмле тәрбия эшләре дә тукталып тормый. Әле менә бу юлы да районыбыз үзәк мәйданында Бөек Ватан сугышында катнашучылар белән бергә чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән егетләребез хөрмәтенә һәйкәл ачылу шуның ачык мисалы булды. Тантана ил сагында башларын салган каһарман батырларыбызны бер минут тынлык белән искә алудан башланып китте. Күркәм гадәт буенча аннары һәйкәл янына муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдинов, тантанага килгән Татарстан республикасы “Пограничниклар дуслыгы” җәмәгать оешмасы башлыгы урынбасары Айрат Абдуллин, район әфганчылары, районыбызның яшь армиячеләре һәм тантанага җыелган башка бик күп кунаклар чәчәкләр салдылар. Соңыннан районыбызда яшь армиячеләргә патриотик тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшләүләре өчен бер төркем хезмәткәрләргә һәм мондый олы эштә иң актив катнашучыларга Мактау кәгазьләре белән Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Әйтүләренә караганда, бу чарага Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй шәһәрләреннән дә вәкилләр катнаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа