Быелгысы Сабантуй бәйрәмендә "Балык Бистәсе районында милли камыр ашлары җитештерүчеләр арасында милли сәүдә маркасы" фестиваль-конкурсына йомгаклар да ясалачак.
Фестивальдә милли камыр ашлары җитештерүчеләр (юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр, физик затлар) Балык Бистәсендә җитештерелә (сатыла) торган продукцияләрнең иң яхшы үрнәкләре белән катнаша алалар. Камыр ашының Татарстан халыклары милли мәдәниятының үзенчәлекләрен чагылдыруы шарт булып тора.
Фестивальдә җиңүчеләргә Дипломнар, акчалата призлар, истәлекле бүләкләр тапшырыла. Шулай ук "Иң оригиналь һәм тәмле өчпочмак", "Иң яхшы бизәлешле һәм тәмле чәк-чәк", "Иң матур бизәлгән ризык" номинацияләрендә дә җиңүчеләр билгеләнәчәк.
Фотосы: 3.business16.ru
Нет комментариев