Кем, ничек эшли?
Кем, ничек эшли?
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның биш аенда район хуҗалыклары барлыгы 7057 тонна сөт (узган елның шушы чорына карата 103 процент), 1331 тонна ит (107 процент) житештергәннәр.
“Кулон Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (120%), Бариев (109%), Гобәйдуллин (123%) крестьян-фермер хуҗалыклары сөт җитештерүне узган елгы дәрәҗәдән арттыруга ирештеләр. Шул ук вакытта “ВЗП Балык Бистәсе”(60%) җәмгыяте, Закирова Н., Шәмсетдинов крестьян-фермер хуҗалыгы (85%) сөт җитештерүнең кимүенә юл куйдылар.
Ит җитештерүдә “Кулон-Агро (115%), Бариев (105%), Шәмсетдинов (118%) крестьян-фермер хуҗалыклары үсешкә ирештеләр. Ә “Азык-төлек корпорациясе”(97%), Амирбикян крестьян-фермер хуҗалыгы (90%) узган елгы дәрәҗәдән киметтеләр.
1 июньгә район хуҗалыкларында 13532 баш мөгезле эре терлек ( узган елгы дәрәҗәгә карата 108 процент), шул исәптән 4350 сыер (104%) исәпләнә. Барлыгы 2631 бозау алынган. Бу узган елгы дәрәҗәдә. “Кулон–Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте мөгезле эре терлекләр санын узган елның шушы чорына караганда 512, Закиров З. крестьян-фермер хуҗалыгы 18 башка арттырганнар. Шул ук вакытта терлекләрнең баш санын “Азык-төлек корпорациясе” -196, “ВЗП Балык Бистәсе” 48 башка киметкәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа