Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Күңелдә бушлык, бик авыр»

Унбер ел дәвамында концерт куйган җырчы Нурзадәнең быел Казанда концерты булмаячак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә җырчы үзе хәбәр итте. - Концертым 7 ноябрьдә булырга тиеш иде. Әмма бер ел элек әниемне җирләү сәбәпле, быел концерт оештырырга үземдә көч таба алмадым. Күңелдә бушлык, бик авыр. Хәтта узган елгы концертның дискын да...

Унбер ел дәвамында концерт куйган җырчы Нурзадәнең быел Казанда концерты булмаячак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә җырчы үзе хәбәр итте.
- Концертым 7 ноябрьдә булырга тиеш иде. Әмма бер ел элек әниемне җирләү сәбәпле, быел концерт оештырырга үземдә көч таба алмадым. Күңелдә бушлык, бик авыр. Хәтта узган елгы концертның дискын да карый алмыйм, кыен. Кирәк дип кенә концерт куя торган гадәтем юк. Мин һәрвакыт барысын да төгәл уйлап эш итәм, зурдан кубып әзерләнәм. Концертның беренче өлешендә үзем, ә икенчесендә минем җырларны башкаручы артистлар чыгыш ясарга тиеш иде. Бәлки бу концерт язын булыр, Алла теләсә, - дип сөйләде Нурзадә.
Җырчының әнисе вафатыннан соң, авылда яшәүче әтисе янына Себердән энесе күченеп кайткан. «Икесе дә аш-су өлкәсендә бик уңганнар. Әти тәмле итеп ипи пешерә. Беркөнне интернеттан карап бәлеш пешергән. Алар мине гел шулай мул табын белән каршы алалар. 20 октябрьдә әнинең елын үткәрергә җыенабыз. Хәзерге вакытта шуңа әзерләнәм», - ди җырчы.
http://kazanutlary.ru/?p=34729
фото http://afisher.info

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев