Кәбестә пирогы
Кәбестәне вак итеп турап, сыер мае салынган табада тушить иттем! Анда борыч һәм тоз салдым! Баллы булганын яратмыйм! Кемдер шикәр комы белән ясый. Кәбестә пешеп чыгарак, 3 күкәйне туглап, кәбестәгә кушып болгаттым! Эчлек әзер.
Камыры: 1 стакан җылымса суга 5 г коры чүпрә, 50 гр сыер мае, тәменчә тоз, 3 бал кашыгы шикәр комы, ярты стакан сыек май, 2 кукәй кушып камыр басасы! Эчлекне әзерләгәндә камыр күтәрелә! Камырның килгәнен көтегез, әзер булмаган камыр белән ясасагыз, каты килеп чыга.
Әйдәгез, пешереп ашагыз! Тәмле булсын!!!
http://www.kazanutlary.ru/news/tatar-halyk-ashlary/kbest-pirogy
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа