Җәмгыять

Казанга «Китап поезды» килә

8 сентябрьдә Казанга «Россиянең китап билбавы» Бөтенроссия әдәби марафоны кысаларында «Китап поезды» киләчәк. Ул Санкт-Петербург, Мәскәү, Түбән Новгород, Казан, Ульяновск, Волгоград һәм Сочи шәһәрләре аша узачак.

Проект быел өченче тапкыр үткәрелә.

Поезд өч вагоннан торачак. Һәр шәһәрдә 50  язучы һәм китап белгече 30 га якын чара үткәрәчәк. Проект дәвамында уздырылачак чараларның гомуми саны 300 дән артык.

Быелгы марафон «Бердәмлекнең әдәби юлы: китаплар, язучылар, халыклар һәм рус теле» темасына багышлана. Проект Россия халыклары бердәмлеге елы, Владимир Дальның тууына 225 ел һәм Михаил Салтыков-Щедринның тууына 200 ел тулуга туры китереп үткәрелә.

Казан - марафонның төп тукталышларының берсе булачак. Мәдәният һәм мәгариф оешмаларында, мәктәпләр һәм китапханәләрдә язучылар белән очрашулар узачак. Шәһәргә балалар язучылары төркеме дә килә. Алар арасында Светлана Кривошлыкова, Дмитрий Емец, Ася Лавринович, Катя Матюшкина, Тамара Крюкова һәм башкалар бар.

Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдгамова сүзләренчә, 8 сентябрьдәге программа Россия халыклары телләре көненә багышланачак.


Нет комментариев