Казанда ике яшьлек сабый әнисен балконда бикләп калдырган
Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда ике яшьлек сабый очраклы рәвештә әнисен балконда бикләп калдырган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Кичә 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына 41 яшьлек бер ханым шалтырата. Балконга чыккач, ике яшьлек улы аны очраклы рәвештә...
Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда ике яшьлек сабый очраклы рәвештә әнисен балконда бикләп калдырган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
Кичә 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына 41 яшьлек бер ханым шалтырата. Балконга чыккач, ике яшьлек улы аны очраклы рәвештә бикләп куюын әйтә.
Казан коткаручылары бер урамның 4нче йорттагы бер фатирның ишеген ачып кереп, хатын-кызны «тоткынлык»тан азат итә.
Сабый үзе генә калгач, уйнаган чагында бармагын кисүен исәпкә алмаганда, зыян күрмәгән.
http://saby-rt.ru/news/novosti/kazanda-ike-yashlek-sabyy-nisen-balkonda-biklp-kaldyrgan
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев