Исерек хәлдәге 44 яшьлек Казан кешесен урланган әйберләр салынган тартма күтәреп подъездга кереп барган чагында эләктергәннәр.
Казанда бер хатын-кыз, кибет тәрәзәсен ватып, товар урлап чыккан каракны тотарга ярдәм иткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Росгвардиянең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Иртән ведомстводан тыш сак идарәсенең патруль экипажына Карбышев урамындагы кибеткә карак керүе хакында хәбәр килгән. Урында росгвардиячеләрне бер хатын-кыз каршы алган һәм кибеттән әйбер урлауның шаһиты булуы хакында әйткән. Ул кибет ишеге янына бер ир-ат килүен, тәрәзәне ватып эчкә керүен, берничә минуттан соң аннан тартма күтәреп чыгуын һәм качып китүен күреп торган.
Исерек хәлдәге 44 яшьлек Казан кешесен урланган әйберләр салынган тартма күтәреп подъездга кереп барган чагында эләктергәннәр, товарын конфискацияләгәннәр. «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Нет комментариев