26-29 мартта Казанда бадминтон буенча юниорлар арасында “Канатлы Зилант” Бөтенроссия рейтинг ярышлары булып узды. Анда илебезнең 20 регионыннан, шул исәптән, Мәскәү, Санкт- Петербург шәһәрләреннән, Саратов, Свердловск өлкәләреннән, Приморский краеннан 300 дән артык яшь спортчы катнашты.
Ярышлар дүрт яшь группасында (13,15,17,19 яшьлекләр) ялгыз, парлы, катнаш разрядларда уздырылдылар.
Татарстан җыелма командасы өчен чыгыш ясаган Рушан Хәбибуллин ялгыз разрядтта икенче урынны алды.
Автор Илгиз Җамалиев.
Нет комментариев