Казан имамы Россиядән чыгып китәргә уйлый
Үз вакытында Болгардагы мәчет каршында клип төшерүне тәнкыйтьләп чыккан һәм шуның белән Татарстанда гауга китереп чыгаруга сәбәпче булган, Казан мәчетләренең берсендә имам булып торучы Сәиджагфар Лотфуллин Россия территориясеннән чыгып китәргә әзерләнүен белдергән.
Билгеле булганча, ул элегрәк Татарстан Республикасы Үзәк Диния Назәрәте үткәрә торган аттестацияне үтә алмаган, Коръәнне гарәпчәдән укый белмәве ачыкланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев