Калмыкия башлыгы бүләк иткән дөяләр Казан зоопаркына китерелде
Җәмгыять

Калмыкия башлыгы бүләк иткән дөяләр Казан зоопаркына китерелде

Казан зооботаника бакчасына Калмыкия башлыгы Бату Хасиков бүләк иткән ике дөя китерделәр, «Татар-Информ » хәбәр итә.

Бу хакта «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы зоопаркның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә. Аларның икесе дә – 2026 елда туган ата дөяләр. «Безнең өчен бу – гади хайваннар гына түгел, республикалар арасындагы дуслык символы да», – дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Әлегә дөяләр «Замбези елгасы» территориясендә урнаштырылган һәм ветеринарлар, зооботаника бакчасы белгечләре күзәтүе астында җайлашу чорын уза. Тиздән алар саваннага күчәчәк. Зоопаркта билгеләп үтүләренчә, калмык дөяләре йоннары куе булу аркасында салкыннарны бик яхшы кичерә. Казан климаты да алар өчен сынау булмаячак. Элегрәк Казан зооботаника бакчасында яшәүче мартышкаларның бишенче баласы туган иде.


Нет комментариев