Кабаклы өчпочмак
Авызда эреп тора, тәме –искитмәле. Рецептын алдым. Сез дә пешереп карагыз әле.
–Кабакны көздән үк турап суыткычка тыккан идем, – ди ул. –Хәзер бик уңайлы, алып кына саласы. 1 стакан җылы сөткә йомшартылган ак май, 1 йомырка, 2 аш калагы сыек май, тоз, ярты стакан су өстәп, камыр бастым да бераз ял итәргә, һава суларга куйдым. Бу арада эчлеген ясадым: туралган кабак, бераз бүрттереп дөге, кайнар суда юылган йөзем (баллы яраткан кеше өрек салса да була) кушып болгаттым. Камырдан кечкенә түгәрәкләр ясап, эчлек салып, өчпочмаклар иттем. Майлап, духовкага тыктым. 180 градуста 50 минут тирәсе пеште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа