Каз. Чаллы авылында Храмовларның хезмәт сөючән гаиләсе белән инде күптәннән таныш. Шуңа быел Иванның язгы чәчү батыры булып калуын ишеткәч бер дә гаҗәпләнмәдем.
Халкыбыз тикмәгә генә “Алма агачыннан ерак төшми”,- дими шул. Иванның әти-әнисе Михаил Кириллович белән Анастасия Кузьминична гомерләре буена колхоз эшеннән бушамадылар. Икесе дә лаеклы ялга чыкканчы производствода алдынгы сафларда булдылар. Әтисе ДТ-75 тракторында кыр эшләрендә макталса, әнисе сыер савучылар арасында алдынгылыкны бирмәде. Әлбәттә инде, гаиләдә ике кыз арасында үскән Иван әтисенең һәр эштә ярдәмчесе, уң кулы булырга өлгерә. Мәктәпкә укырга кергәнче әтисе янәшәсендә тракторга утырып йөри. Ә инде 6-7 сыйныфларда укыганда комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлый. Мәктәпнең 8 сыйныфын тәмамлагач район үзәгендәге техник училищеның Котлы Бөкәштәге филиалына укырга керә. Биредә өч ел укып киңкырлы механизатор таныклыгы белән бергә, урта белем аттестаты да алып чыга. Колхозга кайткач егеткә МТЗ-52 тракторын тапшыралар. Биредә ул бар күңелен биреп кыр эшләрендә катнаша. Тик торырга яратмый ул. Коллективта да бик тиз үз кешегә әверелә. Тракторы көйсезләнсә ярдәмгә әтисе килеп җитә, башкалар да бик теләп булышалар. Янәшәсендә ышанычлы кешесе булганлыктан егеткә бер вакытта да ватылган техника янында озак казынырга туры килми. Үзенә йөкләнгән эшне үз вакытында башкарырга, тракторын карап, саклап йөртергә күнеккәнгә яңа кайткан техниканы икеләнүсез аңа бирәләр. Әтисенә улы өчен беркайчан да кызарырга туры килми. Үзе лаеклы ялга киткәндә дә аның күңеле тыныч була. Тик ни хәл итәсең, аңа улының бүгенге уңышларын күрергә генә насыйп булмый, 63 яшендә вафат була. Аның каравы, Иван белән Иринаның гаилә корып җибәрүләренә үз фатихасын бирә, әле оныгын сөяргә дә өлгерә...
Елларның шулай бик тиз үтүләрен генә күр әле син. Аның инде “Кулон-Агро” хуҗалыгына йөреп эшли башлавына да 12 елдан артык вакыт үтеп киткән. Әмма егет барыннан да канәгать, иң куанычлысы, эшләгән коллективында хөрмәт булуына сөенә. Аның чит илдән кайткан Нью-Холд тракторы белән оста итеп идарә итүе һәм елның-елында кыр эшләрендә җиңүче булуына битараф калу мөмкин дә түгел. Чөнки мондый катлаулы трактор белән әле һәркем идарә итә дә алмый. Бүгенгесе көнне ул алмашчысы Ринат Гайнуллин белән эшли. Үзләренә йөкләнгәнне һәрвакыт җиренә җиткереп башкарырга тырышалар. Моны хуҗалык идарәчесе һәм бер үк вакытта баш инженер вазыйфаларын башкаручы Фәнис Юнысов та раслады.
–Иван Михайловичны яшьләрнең остазы дияргә мөмкин. Аның эшенә бер вакытта да тел-теш тидерерлек түгел. Быел ул яз башыннан 3 мең гектардан артык мәйданны тырмалады, 5 мең гектарга якын җирдә язгы чәчү үткәрде. Аның башкарган эшләрен комиссия һәрвакыт югары бәяли, –диде ул.
Быел Иван Михайлович Храмовка районыбыз Сабантуе ачылышында флаг күтәрү хокукы бирелгән. Аңа киләчәктә дә уңышлар, олы җиңүләр насыйп булсын.
Идрис Аметов
Нет комментариев