Иске Арыш авылының “Өчиле” урам халкы нинди  бәйрәм оештырган?
Җәмгыять

Иске Арыш авылының “Өчиле” урам халкы нинди бәйрәм оештырган?

Иске Арыш авылының “Өчиле” урамында яшәүчеләр күмәкләшеп матур урам бәйрәме оештырдылар.

 Әлеге башлангычның башында шушы урамда туып-үскән кызлар Рабига белән Фаягөл торса да, урам халкы аларның идеясен бердәм хуплап күтәреп алганнар. Бәйрәмгә читтә яшәүчеләр генә дә иллегә якын өчилеле кайткан. Алар бергәләп рәхәтләнеп ял иткәннәр, конкурслар, җыр- биюләр оештырганнар. Соңыннан үзләре алып килгән ризыклардан әзерләнгән мул табын артында яшьлек хатирәләрен яңартканнар. Алга таба алар бу чараны изге бер гадәткә кертергә сүз куешканнар.

 

фотоinfourok.ru


Нет комментариев