Исемнәр заманчамы, әллә...?
Бүгенге көндә ата-аналар яңа туган сабыйларга нинди исемнәр кушалар? Бу хакта без район гражданлык хәле актларын теркәү бүлегеннән белештек.
-Исем мәгънәле дә, матур яңгырашлы да булырга тиеш. Кайчандыр популяр булган аңлаешлы татар исемнәрен бүген заманча исемнәр алыштыра. Соңгы вакытларда кызларга Айлина, Сәйдә, Мәликә, Илиза, Лилиана, Эллария, Марианна, малайларга Вилдан, Диаз, Даниил, Егор, Кирилл, Демьян исемнәре еш кушыла. Шулай да әүвәлгедән килгән Йосыф, Ильяс, Гомәр кебек матур татар исемнәре дә кулланыштан югалмаган әле, - диде ГХАТ бүлеге җитәкчесе Миләүшә Зарипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа