Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ирина Миличихина: " Сатучы битлек һәм перчаткада хезмәт күрсәтергә тиеш"

Республикада предприятиеләр һәм оешмаларга контроль көчәйтелде, җәмәгать транспортында, кибетләрдә битлек режимын үтәү буенча рейдлар үткәрелә башлады.

Таләпләрне үтәү көн зарурлыгы

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавируска каршы көрәш буенча Роспотребнадзорның барлык таләпләрен үтәүне катгый контрольдә тотарга кушты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә, дип язды  «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы. Аерым алганда, сүз шәхси саклану чараларын – битлекләрне, бигрәк тә җәмәгать урыннарында, транспортта, сәүдә нокталарында мәҗбүри йөртү турында бара.

Шушы көннәрдә район сәүдә үзәкләрендә Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсенең Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнары буенча бүлек башлыгы урынбасары Ирина Миличихина җитәкчелегендәге комиссия рейдлар үткәрә башлады.

Тикшерү барышында иң беренче кибет ишекләрендә маскасыз кабул ителми дип язылган игъланнарга игътибар ителде. Ни кызганыч, яз башыннан язылып эленгәннән соң алар бер сәүдә үзәгендә дә алыштырылмаган. Ул вакытта язылганнар бүгенге көнгә дөреслеккә туры килеп бетми. Чөнки перчаткалар таләп ителми хәзер. Моннан тыш антисептикларның булуын, персонал өчен битлек һәм перчатка, шулай ук сатып алучылар өчен дә битлек запаслары тикшерелде. “Сатучы битлек һәм перчаткада хезмәт күрсәтергә тиеш. Ә кибеткә килүчеләргә битлектә булу да җитә”,- диде Ирина Миличихина. Өслекне һәм идән дезинфекцияләүче чараларын да барладылар. “Идән һәм өслекне сөртү өчен ике савыт булырга һәм һәр савытка тамга куелырга тиеш. Идән-өслекләр сөртү, бүлмәне җилләтү, тән температурасын үлчәү турындагы графикны да ясап кую зарури”,- дип ассызыклады Ирина Миличихина.

Тикшерүләр барышында сәүдә оешмаларының әлеге юнәлеш буеча контрольне йомшартулары күзәтелде. Берсендә перчатка, битлекләр юк, икенчесендә идән һәм өслекне сөрткәндә куллану өчен махсус антисептиклар, температура үлчи торган термометр булмады. Һәм мондый мисаллар һәрберсендә диярлек кабатланды.

Сәүдә үзәге җитәкчеләренә шушы көннәрдә беркетмәләр (предписание) тапшырылачак. Анда язылган тәкъдимнәр үтәлешен алдагы атналарда тикшерәчәкләр.

Гөлназ Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса