Интернет аша танышкан хатын-кызны беренче очрашуда ук кыйнаганнар
Җәмгыять

Интернет аша танышкан хатын-кызны беренче очрашуда ук кыйнаганнар

Уфада яшәүче хатын-кызны беренче очрашуда ук егете кыйнаган. Кыйнаган дип шикләнелгән ир-атны ике ай узгач кына тоткарлыйлар. 42 яшьлек зыян күрүче хатын-кыз полициягә белдергәнчә, алар Интернет аша таныша һәм очрашырга уйлыйлар.

43 яшьлек ир-ат яңа тынышын элек очрашкан ир-атлардан көнләп, аны бик ник нык кыйный. Зыян күрүче үзе хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итми, аның алган җәрәхәтләре турында полициягә "Ашыгыч ярдәм" хезмәткәрләре хәбәр итә. Бу хакта Башкортостан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җинаятьче, җинаять булган урыннан кача, ике ай буе хокук саклау хезмәткәрләреннән качып йөри, өенә кайтмый, фатир ремонтлау белән шөгыльләнә. Ахыр чиктә аны тоталар. Хәзер әлеге ир-атка карата "Сәламәтлеккә зыян салу" матддәсе буенча җинаять эше ачылган. Әлек тә ул кешенең нәкъ шундый маддә буенча хөкем ителгән булуы ачыкланган.

http://matbugat.ru/news/?id=18451

фото playcast.ru


Нет комментариев