Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илсөя Бәдретдинова булачак иренең төп сыйфатларын атады

- Ничек хәлләрегез? Нинди яңалыкларыгыз бар?

 - Бар да яхшы. Кайтып кергән юк - шул яңалык. Концертлар белән йөрибез. Күз тимәсен дип куркам: бөтен җирдә тулы зал, өстәмә концертлар алабыз.

- Улыгызны бик сагынасыздыр...

- Әйе, менә 11 көн күрмәдем. Гел телефонда без: язышабыз, шалтыратышабыз. Үзаңлы егет хәзер. Ходайга тапшырып ышанам үзенә. Артык борчылмаска тырышам, чөнки ул училищеда укыган балалар яшендә. Без ул яшьтә авылдан чыгып киттек. 16 яшьлек әзмәвердәй егет! Янына иптәшкә, күз-колак булып торырга туганымны алып килдем.

Улыма барысын да аңлаттым. "Әгәр дә син тәртипсезләнсәң, мәктәптән миңа берәр шелтә белдерсәләр, мин икенче көнне үк сәхнәне ташлаячакмын. Һәм... тормышларыбыз "кысылачак"", - дидем. Без аның белән "ана һәм бала" кебек түгел, ә дусларча сөйләшәбез.

- Шәхси тормышыгызда нинди үзгәрешләр бар?

- Бернинди дә үзгәреш юк. Дөресен генә әйткәндә минем аңа вакытым да юк. Менә иртәгә кунак буларак туйга барасы, әмма күлмәк барып алырга да вакыт юк.

Кемгә кирәк елына ким дигәндә 180 көн өйгә кайтып кермәгән хатын? Ул кеше: "Булды, туктыйсың, үзем ашатам", - дияргә тиеш, яисә инде минем графикка түзәргә тиеш...

- Идеалыгызны ничек күзалдына китерәсез?

- Бик көчле, миннән дә көчлерәк кеше булырга тиеш. Күз карашы белән кадаклап куя торган кеше. Ə аның өчен мин ул кешене хөрмәт итәргә тиеш. Мине кыйнап тота торган дигән түгел, мин андыйны бөтенләй аңламыйм. Берәр нәрсә сизәм икән, икенче көнне үк бар нәрсәгә дә нокта куелачак.

Авторитет булып, мине тотып тора торган кеше булырга тиеш. Шул.

 

фото и источник http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/ilsya-bdretdinova-bulachak-irene-tp-syyfatlaryn-atady

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса