Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Илсөя Бәдретдинова улы турында сөйләде

Илсөя Бәдретдинова «Күзгә күз карашып» тапшыруында кунак булган һәм алып баручы Зифа Нагаеваның сорауларына җавап биргән.

– «Ачуланма, язмыш, курыкмыйм» дип җырлыйсың бит… Нәрсәдән курыкмыйсың соң син? Кемне ышандырасың килә? Бик тетрәндерә ул җыр...

– Язмыштан курыкмыйм. Зифа апа, әтәчләнеп утырган булам инде. Артист буларак курыкмыйм, дип. Мин бит әле әни кеше. Әлбәттә улым, туганнарым өчен куркам. Һәрбер концерт алдыннан үземнең укый торган догаларым бар. Мин аннан ерак, көненә 2-3 шалтыратышып торабыз.

– Аның хакында күбрәк мәгълүмат алып калыйк әле.

– 21 яшь. Аерым яши, аерым фатирда. Эшли, укый. Аны социаль челтәргә куйганны яратмый, бик каты үпкәли. Бер генә тапкыр метрода таныганнар. «Син Илсөя Бәдретдинованың малаемы?» – дип килгәннәр. Шуңа миңа дөнья кубарып, өйгә килеп, тавыш куптарып, «әни, тагын куеп кына кара мине» диде. Аңа ошамый.

«Минем Илсөя Бәдретдинова малае булып, кеше булып йөрисем килми. Мин – Нариман Шиһапов. Әгәр берәр кайчан зур кеше булып, миннән интервью алсалар, шул вакытта, сез әле минем әти белән әнинең кем икәнен белмисез, дип әйтермен», – ди.

https://intertat.tatar/news/ilsoya-badretdinova-uly-turynda-soilade-5865209

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса