Җәмгыять

Илдар Таҗетдиновның Республика көне уңаеннан котлавы

 Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән тәбрик итәм!

1990 елның 30 август көне республикабыз тормышында иң мөһим вакыйгаларның берсе булып тарих битләренә язылды. Бүгенге көндә Татарстан Россия Федерациясенең һәрьяклап үсеш алган алдынгы республикаларыннан берсе. Шушы вакыт эчендә республикабыз Россиядә генә түгел, бөтен дөнья күләмендә танылу алды. Татарстанда кешеләргә яшәү һәм эшләү өчен тиешле шартлар тудырыла. Россия һәм республика күләмендәге  программалар  районыбыздагы социаль-икътисадый мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирәләр. Район халкы үз чиратында тырыш хезмәте белән республикабызның алга таба үсешенә мәгълүм өлеш кертә. Безнең халыкны туган Татарстаныбызга мәхәббәт, тугрылык хисләре берләштерә.Төрле милләт кешеләренең татулыгы да безнең зур казанышыбыз.
   Республика көне һәрбер гаиләгә шатлык-сөенечләр генә алып килсен. Сау-сәламәт булып, күтәренке күңел белән, бәхетле-мул тормышта яшәвегезне телим.


Нет комментариев