Хөрмәтле газ службасы хезмәткәрләре, тармак ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез - Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм.
Газ чыгару, аны кулланучыларга җиткерү – катлаулы, зур җаваплылык таләп итә торган хезмәт. Бүген тормышыбызны “зәңгәр ягулык”тан башка күз алдына китереп булмый. Безнең районның газ эксплуатацияләү службасының нигезен үз эшләрен яхшы белә торган, тәҗрибәле, фидакарь хезмәтчәннәр тәшкил итә. Алар райондашларыбызның йортларын, производство объектларын өзлексез газ белән тәэмин итүдә нәтиҗәле эшләп киләләр. Алга таба да хәвеф-хәтәрсез, аварияләргә юл куймыйча эшләргә насыйп булсын.
Газ сәнәгате хезмәткәрләренә, ветераннарга ныклы сәламәтлек, иминлек телим.
Нет комментариев