Илдар Таҗетдинов: " Халыкка хезмәт итү кебек игелекле эшегездә уңышлар юлдаш булсын"
Җәмгыять

Илдар Таҗетдинов: " Халыкка хезмәт итү кебек игелекле эшегездә уңышлар юлдаш булсын"

Хөрмәтле хезмәттәшләр, җирле үзидарә органнары ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез- Җирле үзидарә көне белән котлыйм!

Җирле үзидарә- дәүләтнең һәм гражданлык җәмгыятенең ышанычлы терәге. Сез көн саен һәр гаиләнең, һәр кешенең тормышыына бәйле булган мөһим мәсьәләләрне чишәсез. Фидакарь, авыр хезмәтегез өчен эчкерсез рәхмәтемне белдерәм!

Сез туган ягыбызның язмышына битараф булмавыгыз, актив гражданлык позициядә торуыгыз белән хөрмәткә лаек.

Безнең Балык Бистәсе районында тормышны тагын да яхшырту өчен дә көчегезне кызганмыйсыз.

Халыкка хезмәт итү кебек игелекле эшегездә уңышлар юлдаш булсын, барлык планнарыгыз тормышка ашсын.Хезмәттәшләрегезнең, халыкның хөрмәтен тоеп яшәгез. Сезгә күңел күтәренкелеге, нык сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете телим!

Илдар Таҗетдинов, муниципаль район башлыгы


Нет комментариев