Хөрмәтле Балык Бистәсе районы прокуратурасы хезмәткәрләре!
Хөрмәтле Балык Бистәсе районы прокуратурасы хезмәткәрләре!
Сезне һөнәри бәйрәмегез–Россия прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз!
Прокуратура–безнең дәүләтнең, республиканың һәм районның эчке тотрыклылыгын һәм иминлеген саклауда төп гарантларның берсе булып тора.
Балык Бистәсе районының тотрыклылыгы һәм икътисади иминлеге прокуратура хезмәткәрләренең эш сыйфатына бәйле. Безнең барыбыз өчен дә сезнең эшчәнлек–чын батырлык һәм дәүләтебез мәнфәгатьләренә тугрылык символы.
Көндәлек хезмәтегез белән сез законлылыкны һәм хокук тәртибен саклауны тәэмин итәсез, кеше хокуклары һәм иреген җинаять җаваплылыгына тартмыйча, гаделлеккә ышанычны ныгытасыз.
Сезнең һөнәри бәйрәмегез көнендә, гамәлдәге хезмәткәрләр белән беррәттән Балык Бистәсе районы үсешенә лаеклы өлеш керткән, тупланган тәҗрибәләрен прокуратура хезмәткәрләренең яңа буынына тапшырган ветераннарга да рәхмәт белдерәбез.
Сезгә нык сәламәтлек, тынычлык, игелек һәм иминлек телибез! Хөрмәтле закон сакчылары исеме сезгә район халкы өчен иң катлаулы һөнәри бурычларны хәл итүдә көч, энергия һәм оптимизм бирсен.
Илдар Таҗетдинов.
Нет комментариев