Яңа Арыш укучылары - призер
Җәмгыять

Яңа Арыш укучылары - призер

13 – 16 апрель көннәрендә башкалабыз Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча XIII Халыкара олимпиада узды.

Анда Татарстаннан, Россиянең 30 субъектыннан һәм 5 чит илдән 500 кеше килде. Әлеге Халыкара олимпиадада Яңа Арыш Арыш авылы мәктәбеннән ике укучы – Азалия Шәмсевәлиева һәм Диләрә Галимова да катнашты. Укучылар татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән язмача тур биремнәре эшлиләр, билетлар буенча телдән сорауларга җаваплар бирәләр, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил иҗатлары буенча проект яклыйлар. Олимпиада нәтиҗәләре сөенечле: Гүзәлия Галимова җитәкчелегендәге әлеге укучылар икесе дә призер исеменә лаек булалар.


Нет комментариев