Яңа Арыш авылыннан Айрат Сафин беренчеләрдән булып Айфон отты
Бүген сайлауда Яңа Арыш авылыннан Айрат Сафин беренчеләрдән булып Айфон отты.
Айрат Сафин ягулык салу станциясендә оператор булып эшли.
-Aйрат белән Ләйлә иң беренче сайлаучыларыбыз булдылар. Телефонга фотога төшереп, җиңү теләп, ВКонтакте хэштег белән фотоларын Вконтакте челтәренә урнаштырырга булыштым,- дип уртаклашты актив хәбәрчебез Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.
-Эшкә килер алдыннан тормыш иптәшем Ләйлә белән тавыш бирдек. Хатыным җиңәчәген сизенеп тә куйды. Иң беренче сөенечне аңа шалтыратып бүлештем. Әле ышанып җитә алмыйм. Айфон телефоны белән йөргәнем юк иде. Бик сөендем, - ди җиңүче.
Айрат Гәбдерәшитовичны зур җиңүе белән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа