Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Хәзер мин кызларга түгел, егетләргә «түбә» булып йөрим» — Хәмдүнә Тимергалиева

Җәйге яллардан соң татар эстрадасы җырчы­лары тәүге концертка җыелды: шушы көн­нәрдә Казанда "Татарча солянка" булып узды. Тамашачы да сагынган үзләрен - "УНИКС" концертлар залында алма төшәр урын да юк иде. Җырлаучылар күп булса да, алып баручылар Гөлназ Сәфәрова белән Айрат Ильясов сәхнәгә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваны чакыргач...

"Картаеп бет­кәч, мине яшьләр янына эшкә алдылар бит әле. Хәзер мин кызларга түгел, егет­ләргә "түбә" булып йөрим", - диде ул, шаяртып. Күзәтеп утырган кешегә игътибарны җәлеп итәрлек күренеш­ләр булгалады концертта. Мә­сәлән, Ришат Фазлыйәх­мә­товка ка­дәр чыгып җыр­лау­чылар бер­се дә башкарган җырла­рының авторларын атап торуны кирәк тапмады. Яшь егет үрнәк күр­сәткәч, әйт­кәләүчеләр булды. Бер уйласаң, билет алып залга кереп утыру үзе үк татар җы­рына булган мәхәббәтне күр­сәтеп тора торуын. Әмма шул ук вакытта әдәп ягын да онытмаска кирәктер, мөгаен. Кайбер тамашачыларның телефон тотып залдан чыгып ки­түе, соңыннан кире кереп, шул рәттәге кешеләрне уңай­сыз хәлдә калдырулары ошап бетмәде. Сәхнәдәге җыр­чы­лар чыгышлары зә­выклы булуы белән тамашачыларны тәрбияли дип әй­тергә яра­табыз. Моның бе­лән килешми мөмкин түгел. Бу көнне җырчылар киемгә зур игътибар биргән.

Айрат Иль­я­сов хәтта кайберләренә, яңа костюм-күлмәкләрегез ма­тур булган, дип төрттереп тә куйды. Тагын бер тәрбияви ягына килсәк, туганлык хис­ләрен шулкадәр хөрмәт иткән Дилә һәм Булат Нигъ­мәтуллиннар чыгышы йөрәк­кә ятты. Абыем, сеңлем, дип кенә тора алар. Тамаша­чы­ның да зәвыгы арткан диясе килә. Алар да теләсә кайсы җырчыга түгел, сайлап-сай­лап кына кул чабалар. Чәчәк­ләр белән дә нәкъ шулай. Концертның икенче өле­ше тагын да җанланып китте. Халык­ның күңеленә хуш килгән җырчылар чыга башлады чөнки. Халык Лилия Мулла­галиеваның да, Ләйсән Гый­мае­ваның да чыгышларын сагынып көткән. Рөс­тәм Закировның да моңлы җыр­лары йөрәккә үтеп керде. Концерт ахырында чыгыш ясаган Фирдүс Тямаев исә, җыр­лап бетергәч, тамашачыга: "Арыгансыздыр, миңа кул чапмассыз дип курыккан идем", - диде. Ә халык әлеге мишәр егетен аеруча ярата. Башкалардан аермалы буларак, ул әллә ничә җыр башкарды.

Җырчылар, тамашачыга хәбәр җиткереп торыр өчен интернеттан да җайлы әйбер юк, ди. Азат Фазлыев фикере бу. "Вакыт гел тыгыз. Безнең өчен интернет - танылу да, акча эшләү дөньясы да. Шуннан күреп безне туйларга, бәйрәмнәргә чакыралар. Безнең турында бар яңа­лык шунда", - диде ул.Кайткач, мин дә, интернетка кереп, җырчылар тормышын күзәтеп чыгарга булдым. Ул көнне "Татарча со­лян­ка"да катнашучылар турында мәгълүмат күп булды. Лилия Муллагалиева: "Икенче өлештә чыгыш ясасаң, шул инде. Җырчылар таралып бетә язган. Кайберләре белән генә фотога төшә алдым",- дигән. Мәскәү кунагы Гүзәлия дә матур сурәтләрен күп элгән. Гүзәлем белән Салават Миңнехановлар үз чыгышларын яздырып ук куйган иде. Менә шулай. Җырчы булу җиңел түгел. Барысына да өлгерергә кирәк!

http://www.atnya-rt.ru/tt/the-news-tat/item/14345-hәzer-min-kyizlarga-tүgel-eget­lәrgә-tүbә-bulyip-yөrim---hәmdүnә-timergalieva.html

фото afisher.info

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев