Софья Котельникова, Шомбыт балалар бакчасы җитәкчесе:
-Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, 2013 елдан "Малыш" балалар бакчасы ике телне өйрәтү методикасы белән эшли башлады. Тәрбия һәм укыту процессы заманча эшләнгән әлеге методика ярдәмендә алып барыла. Бакчада мультмедиа аппаратурасы комплекты бар. Аны группаларда дәрес алып барганда, практик-семинарларда, ата-аналар җыелышында, татар телендә мультфильмнар карау өчен кулланалар. Татар теле почмагында халык әкияте персонажлары, бармак, күләгәле театр, сөйләм телен һәм фикерләүне үстерүче дидактик уеннар һәм башкалар урын алган.
Татар телен өйрәтү дәресләре бездә бик күңелле һәм мавыктыргыч итеп алып барыла. Балалар бик теләп рус һәм татар телендә аралаша ала. Бу-беренче категорияле тәрбияче Сәлимә Мингалиеваның зур тырышлыгы нәтиҗәсе.
Бакча "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" республика конкурсында катнашты. Комиссия членнары тарафыннан хәзерлек төркеме белән "Кунаклар каршы алабыз" темасына дәрес үткәрергә каралган иде. "Малыш" исемле Шомбыт балалар бакчасы яхшы нәтиҗәле эш күрсәтте һәм бер миллионлык Грант отты.
Нинди булса да нәтиҗәгә ирешү өчен тәрбияче белән ата-ананың бердәм булышлыгы кирәк. Ата-ананы да баласына ярдәм итәргә өйрәтергә кирәк. Җыелышларда аларга балага ничек татар телен өйрәтергә кирәклеген аңлаталар. Тәрбияче консультация үткәрә, әңгәмәләр оештыра, киңәшләр бирә, "Нәүрүз", "Сабантуй" бәйрәмнәре оештыруда катнашырга чакыра. Әлеге чаралар татарча сөйләм телен үстерүдә, халык мәдәниятын өйрәнергә ярдәм итә. Шулай ук ата-ана белән бала арасында күңелле аралашу мөмкинлеге дә тудыра.
Без Грант отуыбыз белән бик бәхетле. Әлеге акча балалар бакчасының материаль-техник базасын яңартырга, ике телне өйрәтүче методик әсбаплар алырга, ремонт эшләре алып барырга тотылачак.
Нет комментариев