Гомерегезне саклап калыр     яктылык кайтаргычлар
Җәмгыять

Гомерегезне саклап калыр    яктылык кайтаргычлар

Агымдагы елда безнең район территориясендә дә җәяүлеләрне  таптауның өч очрагы теркәлде. Фаҗигаләрнең икесе тәүлекнең караңгы вакытында ясалды. 9 октябрь көнне М-7 автомобиль трассасында билгесез автомашина бер әбине бәрдерә һәм фаҗига урыныннан кача. 10 көннән әби алган травмаларыннан һәлак була.

  18 ноябрьдә  икенче бер исерекне машина бәрә.  Бәхетенә каршы, тән җәрәхәтләре белән котыла ул. Ни кызганыч, җәяүлеләрнең берсенең дә киемнәренә яктылык кайтаргыч элементлар куелмаган була. Шунлыктан шоферлар аларны бик соң шәйләп алганнар һәм машиналарын туктатып өлгерә алмаганнар мөгаен.

Билгеле булганча, 2015 елның 1 июленнән юл йөрү кагыйдәләренә кайбер үзгәрешләр кертелде. Аерым алганда, хәзер  тәүлекнең караңгы вакытында, яки күз күреме начар булганда торак пунктлардан читтәге юл кырыеннан (обочинадан) барганда җәяүлеләр киемнәренә яктылык кайтаргыч элементлар урнаштырырга бурычлылар. Кыскасы, алар транспорт йөртүчеләргә ерактан ук күренеп торырга тиешләр. Әмма без, торак пункт эчендәге юл кырыйларында да яктылык кайтаргычлардан файдаланырга яки ачык төстәге кием кияргә  киңәш итәбез. Әмма бу хакта матбугатта күп тапкырлар хәбәр ителсә дә, җәяүлеләр әлеге гади генә таләпне үтәргә ашыкмыйлар.  Агымдагы елда район ЮХИДИ инспекторлары 20 дән артык җәяүлене тоткарладылар. Юл йөрү кагыйдәләренең бу пунктын бозган өчен 500 сум күләмендә штраф каралган.

Фарасының якын уты кабызылган машина йөртүче җәяүлене нибары 25- 50 метр ара калгач кына күреп ала. Ә инде киемендә яктылык кайтаргыч булса бу ара 200 метрга кадәр арта.  Ерактан яктырта торган уты кабызылган очракта җәяүле 350 метрдан ук күренә.                Шоферның тизлекне киметергә дә, җәяүлене урап узарга да вакыты кала димәк. Яктылык кайтаргыч элементлар куллану җәяүлене таптату ихтималын 65 процентка кадәр киметә.

Ата-аналарга балаларына  яктылык кайтаргычлы элементлары булган кием сайларга киңәш итәбез. Яктылык кайтаргыч элементлар киемдә җирдән 80 сантиметрдан алып 1 метрга кадәр биеклектә беркетелергә тиеш. Киемгә яки сумкага урнаштырылган, озынлыгы 7 сантиметрдан да ким булмаган яктылык кайтаргыч тасма аеруча яхшы күренә. Берюлы берничә төрле формадагы һәм зурлыктагы элементлар куллану тагын да яхшырак.

Тәүлекнең караңгы вакытында юл кырыеннан җәяүләп атларга туры килсә киемнәребезгә яктылык кайтаргычлар куярга онытмагыз, хөрмәтле райондашлар! Бу мәсьәләгә вак-төяк дип карамагыз, аерым очракларда яктылык кайтаргыч сезнең гомерегезне саклап калырга мөмкин.

 

Руслан Хәмәтвәлиев,  район ЮХИДИ бүлеге инспекторы.

Фотоsad4.pruzhany.by


Нет комментариев