Гөлназ Асаеваның хәле начарланган
Җырчы Гөлназ Асаеваның Кукмарада концерт куйганнан соң хәле начарланган.
Концерттан соң хәлем начарланды. Залда нык эссе булды. Мин инде егылам дип уйлаган идем. Күземнән йолдызлар күренде, күз алларым караңгыланды. Соңгы блокта теләсә кайсы мизгелдә егыла алачагымны аңлый идем. Кызлар да зарланалар. Эссе булды, чыдый торган түгел, мунчада җырлаган кебек.
Җырлау түгел, басып торырга да хәлем булмады. Менә һава суларга чыктым», – дип сөйләгән Асаева бу хакта үзенең блогында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа