Авыл хат ташучылары арасында район газетасына аеруча күп яздыручыларны бүләкләү хакында без газетабызда хәбәр иткән идек инде.
Беренче урынга Югары Тегермәнлек авылыннан элемтә бүлеге җитәкчесе Фәнүзә Галимуллина лаеклы дип табылды. Ул исә беренчелеккә коллективта иң актив эшләүче хат ташучы Рәсимә Шәрипова исемен тәкъдим итте. Икенче урынга Олы Елга авылы элемтә бүлеге җитәкчесе Гөлнара Хәйретдинова чыкты. Өченче урынга исә Олы Кульгадан Надежда Николаевна Гусева ия булды. Без аның эш урынына барып бүләкне авылдашлары алдында үз кулына тапшырып кайтырга ният кылдык.
Кайсы вакытта гына килеп чыксаң да Олы Кульга авылы элемтә бүлегеннән кеше өзелеп тормый. Биредә эшләүчеләр Кече Кульга, Осиновка һәм Урахча авыл җирлегенә кергән төбәкләрдә яшәүчеләргә дә элемтә хезмәте күрсәтәләр. Җитәкче безгә аларның һәркайсы үз эшләренең чын осталары булуын искәртеп үтте. Шулай булмаса алар әллә ничә чакрымга тездән кар ерып ерак юлга җәяүләп чыгып китәрләр идемени соң? Урахча авылы хат ташучысы Хәсән Әхмәдиевне аеруча мактап телгә алдылар монда. Аның хезмәттәше Мария Емельянова да җитез, өлгер, мактаулы. Ул газет-журналларны һәрвакыт соңарусыз ияләренә илтеп җиткерә.
Биредә шулай ук Осиновка авылыннан килеп йөрүче Мария Сметанина хакында да байтак кына җылы сүзләр ишетергә туры килде. Күп кенә хезмәттәшләре кебек үк ул да авыл халкыннан электр, телефон һәм башка коммуналь түләүләрне җыярга, берүк вакытта өлкән яшьтәгеләргә азык-төлек товарлары кайтарып биреп сөендерергә дә вакыт таба. Ә менә икенче бер уңган хат ташучы Елина Безрукова Олы һәм Кече Кульга авылларында яшәүчеләргә барып хезмәт күрсәтә икән. Авылдашлары да аларның көндәлек матбугат чараларын соңарусыз китереп җиткерүләреннән бик канәгатьләр. Хат ташучыларны һәр йортта түземсезлек белән көтеп алалар.
Рәсемдә Олы Кульга элемтә бүлеге җитәкчесе Надежда Гусева.
Идрис Аметов.
Нет комментариев