Гамәлләре игелекле булды аларның
Җәмгыять

Гамәлләре игелекле булды аларның

Октябрь аенда Таулар авылы зиратына бер үк көнне бер-бер артлы вафат булган ирле-хатынлы Хәсән һәм Хәҗәр Шәйдуллиннарны җирләделәр.

Әлеге затларның тормыш юлы бик күпләргә үрнәк булырлык. Моны алар белән якыннан аралашмаганнар аңлап та бетермәсләр. 5 яшендә “Мин сиңа өйләнәм”,-дигән Хәсән,  Хәҗәрне бердәнбер яры итеп, тормыш сынаулары аша узып 58 елдан артык бергә гомер кичерәләр.
Хәсән Шәйдуллин үзенең хезмәт эшчәнлегендә “Татсельхозтехника” системасында гади инженердан берләшмә җитәкчесе урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелә.
Алар икесе дә үзләренең гадилекләре, кешеләргә яхшы мөнәсәбәтләре һәм башка күркәм сыйфатлары белән эшләгән коллективларында, туганнар, кешеләр арасында абруй казандылар.
Лаеклы ялга чыккач та, малайлары белән бергәләшеп Лаеш районында үз эшләрен, авыл хуҗалыгы машиналарын (чәчкечләр) ремонтлау һәм яңаларын җитештерүне оештыралар. 
Яшәү дәверендә бу гаилә туган авылы белән тыгыз бәйләнештә булды. Авылның көнкүреш мәшәкатьләренә, зиратны койма белән әйләндерүдә, урам юлларын тәртиптә тотуда, мәчет ихтыяҗларына зур күләмдә ярдәм күрсәттеләр. Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларына обелиск булдыруда иганәчәлек иттеләр.
Аларның якты истәлеге авылдашларының күңелләрендә озак сакланыр Аллаһ боерса. Соңгы урыннары җәннәттә булсын.

Исмәгыйль Сафин.
Таулар авылы.


Нет комментариев