Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Галия Галиева: " Чәчләрне каплап йөрү элек-электән әдәплелек билгесе булып саналган."

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә быел 1100 ел тула.

 Шул уңайдан Полянка китапханә-ял итү үзәгендә “Күркебез син, дүртпочмаклы яулык” дип исемләнгән чара узды.
Районыбызның Агротехник техникумы студентлары, аларның укытучылары, шулай ук Балык Бистәсе 2 нче мәктәбенең 8 сыйныф укучылары һәм өлкәннәребез катнашындагы чараны китапханә-ял итү үзәге җитәкчесе  Гөлназ Зарипова ачып җибәрде.
-Яулык – татар хатын-кызының күрке. Яшь чагында әниләребез чәчләрен ике толымга үреп, башларына дүртпочмаклы ак яулык бәйләгәннәр. Килешле дә, матур да булган ул. Җәй көннәрендә әлеге яулыклар җилдән, тузаннан саклаган. Яшь киленнәр кайнана-кайнаталардан “тел яшереп” яулык чите белән авыз каплап сөйләшкәннәр. Боларын хәзерге буын яшьләре кинолардан карап, я булмаса китаплардан укып беләләр. Ә бүген без мөселман яулыкларын дөрес һәм зәвыклы итеп бәйләү буенча мастер-класс уздырырбыз. Шул ук вакытта рамазан ае фазыйләтләре турында фикер алышырбыз, төрле чорда язылган шамаилләрне карап үтәрбез, - диде ул чара барышы белән таныштырып.
Читтәге бер өстәлдә матур бизәлештәге яулыклар, шарфлар куелган. Төрле чорларда эшләнгән шамаилләр күргәзмәсе дә укучыларны җәлеп итәрлек. Алары хакында Татарстан республикасының Балык Бистәсе буенча мөслимәләр берлеге җитәкчесе Иделия Мәхмүтова тәфсилләп сөйләде, ислам диненә кагылышлы сорауларга җавап бирде.
Моннан дистә еллар элек урамнан узганда яулыклы кызларны очрату гаҗәп тоелса, бүгенге көндә татар хатын-кызлары арасында яулыгын башына килешле итеп япкан, итәк-җиңен күркәм итеп җыйган, үз-үзләрен тотышыннан ук сафлык бөркелеп торган сылукайлар саны ишәя бара. Һәр нәрсәнең матурлыгы булган кебек, яулык ябуның да тәртибе, җае бар икән. Динебездә дә яулык ябу тиешле гамәл санала. Чарага чакырылган Галия апа  Галиеваның сүзләре киңәш тә, вәгазь дә булып яңгырады.
-Чәчләрне каплап йөрү элек-электән әдәплелек билгесе булып саналган. Өс-башын карап, үзен пөхтә йөртүче хатын-кызларны һәрчак хөрмәт иткәннәр. Ул бүген дә шулай. Кызларны күргәч беренче булып аларның тышкы кыяфәтенә күз төшә. Тәннең ачык өлешләрен каплаган, килешле итеп киенгән кызлар һәркемдә соклану уята, аларга карап күңел сөенә, - диде Галия ханым, яшьләргә мөрәҗәгать итеп. Яулык бәйләп йөрүнең ислам динендә генә түгел, медицина ягыннан да файдалы якларын атап узды ул.
Соңыннан мөселманча яулык ябу буенча мастер-классны Рәзилә Әхмәтшина үткәрде. Укучылар аны кызыксынып күзәттеләр, күп элементларны истә калдырып үзләре дә яулык ябарга өйрәнделәр.
Бүгенге яшьләребезгә бик тә файдалы, бай мәгълүматлы чара булды бу. Соңгы очрашу булмас дип вәгъдә итте саубуллашканда Гөлназ Зарипова. Афәрин! Мондый чаралар иманыбызны тагын да ныгытыр, күңелләребезгә сафлык, пакълек өстәр дип ышанасы килә.

Фәрвәз Каюмова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса